Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск филиалы юлсыз моточаралар йөртүчеләрне әзерләде

24 октябрьдә ЧОУ ЦПК «Татнефть» Лениногорск филиалы юлсыз мототранспорт чараларын йөртүчеләрне чыгарды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтиханнар кабул ителде.

Имтиханның теоритик өлеше учреждениенең уку бүлмәсендә узды, биредә курсантлар имтихан билетларын хәл иттеләр. Практик өлештә имтихан бирүчеләрне кар чанасында йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Имтиханга кертелгән сигез курсантның җидесе имтиханны уңышлы тапшырды, аларга тиешле таныклык биреләчәк. Имтиханны кабаттан бирү вакыты - 7 көннән соң.

 

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча бүлеге баш инспекторы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев