Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хокук сакчылары үзләренең ветераннары янында булды

Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск хокук сакчылары сәламәтлекләре какшау сәбәпле, эшкә сәләтлелеген югалткан ветераннар янында булды.


Гомерләрен халыкка хезмәт итүгә, тынычлык саклауга багышлаган ветераннарның хәлен белеп тору – зур рухи ярдәм ул. Кунакларны Равил Хәбибуллин елмаеп каршы алды. Ул эчке эшләр органнарында 25 еллап хезмәт иткән. Аның янына эчке эшләр хезмәте майоры Вадим Сорокин (ул республика эчке эшләр министрлыгыннан, Лениногорск эчке эшләр бүлегенә эш визиты белән килгән иде), шәхси состав белән эшләү буенча бүлек начальнигы ярдәмчесе Галина Алексеева, полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеев һәм бүлекнең ветераннар советы рәисе Альберт Осипов килде.


Сөйләшү барышында ветеран – Равил Хәбибуллин полиция бүлеге җитәкчелегенә үзен онытмаулары, хөрмәт итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Бергәләп чәй өстәле янында үткәнннәрне искә төшерделәр, ветераннар хәзер дә бүлекнең тормышы, хәле белән кызыксынып торалар, сорашалар.
Шулай ук дарулар белән тәэмин итү, санатор-курорт дәваланулары, өйгә социаль хезмәт күрсәтү сорауларына да кагылдылар.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан барлыгы 8 бүләк җыелмасы тапшырылды.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев