Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәбендә экодәрес узды

Интеллектуаль квестны 10 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары үткәрде. Балалар "Чиста булачак " хәрәкәте активистлары белән бергә чүп чиләгендә еш очрый торган калдыкларны җентекләп анализладылар.

 

Укучылар шулай ук икенчел эшкәртүнең әйләнә-тирә мохит өчен иң куркынычсыз булуын белделәр. Укучыларның белемнәрен ныгыту өчен Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү алымнары һәм аны сортировкалау принципларын сайлап алу турында презентация тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, март башында республикада «Чиста булачак"  хәрәкәте белән  "Экологик белемнәр айлыгы " эстафетасы старт алды. Эко-дәресләрдә һәркем катнаша ала. Моның өчен budetchisto.tatar инстаграммасы директына  яки budetchisto.tatar.@mail.ru электрон адреска гаризалар  җибәрергә кирәк.

 

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев