Лениногорск муниципаль районында “Яшьләр сертификаты” республика проекты эшли башлады
Лениногорск муниципаль районында “Яшьләр сертификаты” республика проекты янәдән старт алды. Проектны реализацияләү вакыты 2018 елда ноябрьдән декабрьгә кадәр.
Яшьләр сертификаты спорт секцияләренә, иҗат берләшмәләренә, яшүсмерләр клубына бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Әлеге сертификатка шәһәр һәм райондагы мәктәпләр, уку йортларыннан 50 укучы ия.
Проект кысаларында яшүсмерләргә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнергә дәресләр тәкъдим ителде. “Логос” психологик үзәге КДНда исәптә торучылар белән диагностик күнегүләр үткәрде.
“Яшьләр сертификаты”проекты реализацияләнгәч, балигъ булмаганнар эше буенча исәптә торучы 11 яшүсмер исәптән төшерелде.
"Форпост"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев