Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Пенсия фонды 1 апрельдән социаль пенсияләрнең күпмегә артачагын хәбәр итте

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә.

 


Лениногорск районында 1891 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 1753 гражданның пенсиясе артачак.


Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә һәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче”  билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.


Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.
Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.


Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.

 

Лениногорск Пенсия фонды идарәсе

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев