Лениногорск районында яңа баш табиб билгеләнде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында яңа баш табиб билгеләнде

Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» яңа баш табиб белән таныштырудан башланды

Лениногорск үзәк район хастаханәсе учреждениесе баш табибы итеп Равил Махиянович Шагиев билгеләнде. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Равил Шагиев Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары булып эшләгән.

Равил Шагиев 1976 елда  27 июльдә Оренбург өлкәсе Северное авылында туган. Ул табиблар нәселеннән, әтисе хирург, РФ атказанган табибы, 45 ел медицинага багышлаган. Әнисе рентгенолог булып эшләгән. Равиль Шагиевның сеңелесе дә табиб. Династиянең гомуми эш стажы – 150 ел. 

Равил Шагиев өйләнгән, 4 баласы бар.

Яңа баш табибка эшендә уңышлар, энергия, халык белән уртак тел табып эшләвен  теләделәр.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2336715.htm

 

 


Нет комментариев