Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы авылларында халык җыеннары башланды

14 гыйнварда Лениногорск районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды.

Беренче көнне җыеннар Глазово, Сугышлы, Керкәле, һәм Тимәш җирлекләрендә үтте.

Авыл җыеннарында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов, районның төрле хезмәт һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Җыеннар вакытында авыл җирлеге башлыклары башкарылган эшләр турында сөйләде, 2019 ел планнары белән таныштырды. Үткән җыеннарда башлыклар территорияләрне төзекләндерүнең үзара салым акчасына, нефтьчеләр ярдәме белән, республика, шәһәр бюджеты һәм депутатлар ярдәме белән башкарылуын билгеләп үттеләр.

Халык тарафыннан булган сорауларның күпчелеге юллар һәм күперләрне төзекләндерү, авыл урамнарын яктырту, карт агачларны кисү турында иде, алар район җитәкчелегенең шәхси контрольлегенә алынды.

Җыеннарга нәтиҗә ясап, район башлыгы район җитәкчелегенең төп бурычы – районда халык өчен уңайлы шартлар булдыру булуын әйтеп үтте.

Авылларда җыеннар 22 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев