Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы делегациясе Казанда узган бәйрәм чараларында катнашты

7 мартта Лениногорск районы делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына багышланды.

 

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Лениногорск делегациясе составында шәһәр һәм районның төрле тармакларында эшләүче гүзәл затлар бар.

 

 Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Бөек Ватан сугышы ветеран хатын-кызларына Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында яшәүче Вера Борисовна Вукуловага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды, шулай ук ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Өченче буын герое»номинациясендә җиңүче булды.


Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев