Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы халкы өчен 20 телеканал эшлиячәк

Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең “Татарстан Республикасы РТПЦ” филиалы 6 декабрьдә икенче мультиплекс каналларын тарата торган җиһазларны  регионда эшләтә башлады. Республиканың  99 процент халкы хәзер 20 цифрлы эфир телеканалларын югары сыйфатта бушлай карый ала.

Моның өчен Татарстанда 87 тапшыру станциясе эксплуатациягә тапшырылды. Аларның 25е яңадан төзелде, калганнары яңартылган станцияләр. Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре белгечләре җирдәге спутник станөиясен урнаштырдылар, өзлексез энергия белән тәэмин итүче заманча җиһазлар куйдылар. Бу эшләр федераль максатчан программа нигезендә башкарылды. Күп каналлы, сыйфатлы телевидение карау мөмкинлеген эре шәһәрләр генә түгел, еракта урнашкан авыллар да файдаланалар.
Тамашачылар 20 телеканалларны карый ала, алар: «Первый канал» , «Россия 1», «Матч ТВ», НТВ, «Пятый канал», ОТР, ТВЦ, «Карусель»,  «Россия 24», «Россия Культура», «Рен ТВ», «Спас», СТС, «Домашний», «ТВ3», «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ,  «Муз ТВ». Бу мәгълүмати стандартны дәүләт һәрбер гражданга гарантияли. 2017 елның ноябереннән “россия 1”, “россия 24”телеканалларныда һәм Россия радиосы” радиостанциясендә ГТРК “Татарстан” регионалҗ программаларын да цифрлы сыйфатта карап була.


Белешмәләр өчен телефоннар 8(85595)6-46-14, 8(843)2000-528

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев