Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында "Орчык өмәсе" кичәсе уздырылды

10 февраль көнне "Аулак өй" клубының чираттагы музыкаль-фольклор тамашасы - "Орчык өмәсе" кичәсе уздырылды. Матур итеп бизәлгән сәхнәдә "Без борынгы халык" дигән китап күргәзмәсе куелган иде. Апа-әбиләр үзләренең кул эшләренә булганлыкларын,җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Орчык өмәсенең тарихы, аңа әзерлекне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә кечкенә генә томаша итеп күрсәтелде. Өмәнең күңелле...

10 февраль көнне "Аулак өй" клубының чираттагы музыкаль-фольклор тамашасы - "Орчык өмәсе" кичәсе уздырылды.


Матур итеп бизәлгән сәхнәдә "Без борынгы халык" дигән китап күргәзмәсе куелган иде. Апа-әбиләр үзләренең кул эшләренә булганлыкларын,җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр.

Орчык өмәсенең тарихы, аңа әзерлекне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә кечкенә генә томаша итеп күрсәтелде.

Өмәнең күңелле өлеше, орчык тәгәрәтешле уены беркемне дә читтә калдырмады. Кәримә апа Гилязова, Мөгәззәмә апа Гайнетдинова, Хәдичә апа Гарипова, аулак өебезнең сандугачы Фәния апа Вильдановаларның моңлы җырлары, Нурия апа Ногуманованың дәртле биюе, шигырь - чыгышлар һәрберебезнең күңеленә шифа булдылар.

Уеннар соңында табышмаклар әйтешеп, зирәклектә көч сынаштылар.

Тамашачылар мондый кичәләренең әһәмиятле булуын искәртеп, ешрак үткәрелүен теләп калдылар. Ә бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Рузалия Сафина, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орчык өмәсе