Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы янгын сүндерүчесе – җиңүче

Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган смотр-конкурс үтте. Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 12 бүлекчәсе белән беррәттән, анда Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районы янгын сүндерү командирлары катнашты. Иң элек катнашучылар тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау һәм медицина әзерлеге фәннәре буенча белемнәрен...

Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган смотр-конкурс үтте.
Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 12 бүлекчәсе белән беррәттән, анда Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районы янгын сүндерү командирлары катнашты. Иң элек катнашучылар тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау һәм медицина әзерлеге фәннәре буенча белемнәрен күрсәтте. Шулай ук янгынга каршы көрәш хезмәте командирларының янгын-строй әзерлеге буенча күнекмәләре тикшерелде. Алар махсус кием кию, янгында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү нормативлары буенча көч сынашты.
Бәйгедә иң яхшы нәтиҗәне Түбән Чыршылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры Камил Хәсәншин күрсәтте. Беразга гына калышып, икенче урынга Бөгелмә районының Соколка авылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры В.Шульцов, өченче урынга Ютазыдагы бүлекчә командиры И.Сафин лаек булды.
Смотр-конкурсның икенче этабы Казанда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең укыту-тренировка комплексында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс