Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск студенты Әлфия "Татар теле дәресе" буенча Халыкара конкурста Гран-при яулый (фотолар)

Лениногорскиның музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студенты Әлфия Котләхмәтова Бурятия балаларына татар теле буенча дәрес укытып кайта. Бурятия балалары аның дәресендә беренче тапкыр татар сүзләре әйтәләр.


Әлфия педагогик колледжлар, институтлар, университетлар студентларының һөнәри осталык  буенча уза торган “Татар теле дәресе”  халыкара конкурсында Гран-при яулый. Әлеге конкурс Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә уза. Халыкара конкурс икенче мәртәбә үтә. Анда Россия регионнарының: Алтай республикасы, Башкортстан, Татарстан, Тыва һәм Якутия, Иркутск өлкәсе һәм Байкал арты крае, хәтта Кытай һәм Монголиядән килгән 23 студент катнаша.

Алар барысы да педагогик колледжларда һәм педагогик югары уку йортларында белем алучылар. Әлбәттә, төрле яклардан килгән вәкилләр арасында Гран-при яулау – олы шатлыклы күренеш. Татарстан өчен зур горурлык.

Әлфия Котләхмәтова татар теле белән бурят теле арасында охшашлык тапкан. Аның әйтүенчә, татар телендәге “чәчәк” сүзе  бурят телендә “сәсәг” дип яңгырый. Бу хакта ул укучыларына – бурят балаларына ачык дәрестә дә сөйли. Ачык дәреснең темасы: “Туган төбәк һәм туган телнең орнаментлары” була.
-    Чит төбәк укучылары белән уртак тел таба алмам дип борчылган идем. Ләкин беренче минутларда ук ике арада мөнәсәбәт урнашты һәм Бурятия балалары беренче тапкыр татар сүзләре әйттеләр, - дип сөйли Әлфия.

Туган телгә мәхббәт аңа ана сөте белән керә. Ул Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында туа. “Өйдә без гел татарча сөйләшәбез, мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләре укыдык, әни җырлый торган җырларны тыңларга яраттым”, - ди ул. Үзе дә татар җырлары башкара.
-    Мин татар теле яклы. Әлеге телдә безнең әбиләр, әниләр бишек җырлары көйләгән, әгәр туган телне онытсак, аларны да саткан кебек килеп чыга бит. Минем дә балаларым, оныкларым татар телен белеп, сөйләшеп үссеннәр иде дип телим. Кайвакытта рус телле дусларым белән дә татарча аралашам, - ди Әлфия.


Педагогик колледж директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Залакаева Әлфияне Бурятиягә кадәр озата, аның янәшәсендә була. Лилия ханым  әйтүенчә, колледж вәкилләренең Улан-Удэдагы конкурста катнашканнары бар (әлегә кадәр конкурс башка исем белән йөртелгән) һәм 2009 елдан 2015 елга кадәр ел саен барганнар, шушы чорда дүрт Гран-при отканнар, монысы – бишенчесе. Гран-при отмаган очракта, призлы урынсыз калмаганнар.

-    Конкурста җиңү минем өчен көтелмәгән булды, бүләкләү вакытында исемемне әйткәч, мин хәтта еладым. Шатлыгымны иң беренче әти-әнием белән бүлештем. Җиңү белән горурланам, үземнең колледж, Лениногорск, гомумән Татарстан данын якладым бит, - ди студент Әлфия.

Розалия Мостафина

Фотолар: педагогик колледж тарафыннан бирелде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев