Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск волонтерлары өлкәннәрне кайгырта

Коронавирусның аеруча өлкәннәр өчен куркыныч булуын истә тотып, аларга ярдәм йөзеннән, районда оператив штаб булдырылган. “Кайнар элемтә” телефонына шалтыратып, 65 яшьтән олы булган абый-апалар өйләренә азык-төлек, кирәкле дарулар китертә алалар.


Оператив штаб Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге нигезендә булдырылган. 23нче марттан бирле алар көн саен халыктан шалтыратулар, гаризалар кабул итәләр. Баштарак көнгә бер-ике кеше генә мөрәҗәгать итсә, инде хәзерге вакытта 5-6 дан да арткан.

Иң элек шалтыратучылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алалар, әгәр дә алар азык-төлек, дару китерү шартлары белән риза булсалар, гариза кабул ителә. Килеп ирешкән шалтыратулар аерым форма буенча теркәлеп бара. Мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә чишәргә тырышалар.   


“Исток-Башлангыч” үзәге хезмәткәрләренә волонтерлар да кушылган.  Волонтерлар отряды  яшьләр, спорт эшләре һәм туризм идарәсе нигезендә булдырылган. Болар – яшьләр хәрәкәте активистлары,  волонерлык хәрәкәте вәкилләре һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре. Алар барысы да махсус сайтта теркәлү узганнар, барлык куркынычсызлык чаралары турында да хәбәрдар. Өлкәннәр янына битлек, перчатка киеп, антисептиклар кулланып баралар.


Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерларга килеп ирешкән мөрәҗәгатьне үтәү өчен бер тәүлек вакыт бирелә. Ләкин гадәттә эшне алар берничә сәгать дәвамында башкарып чыгалар. Өлкәннәр янына алар ике тапкыр килә.

Башта адрес буенча килеп, азык-төлек яки дарулар исемлеген, аларны сатып алу өчен акчаны алалар, аннары иң якын кибеттән яки даруханәдән кирәкле әйберләрне барып алалар. Шуннан соң яңадан кереп, сатып алган товарны һәм сдачаны кайтарып бирәләр.


Шунысын ассызыклап узарга кирәк, мондый ярдәм 65 яшьтән өлкән булган  һәм азмобильле кешеләргә күрсәтелә. Ләкин кайбер очракларда бу категориягә кермәгән кешеләргә дә ярдәмгә ашыга волонтерлар. Мәсәлән, Кооперативная урамында яшәүче  Елизавета Жукованың кызы “кайнар линия”гә шалтыратып, әнисенең ялгыз яшәве һәм аягын сындырганлыгы турында, аңа дарулар кирәклеге турында хәбәр итә. Волонтерлар мондый мөрәҗәгатьне кире кага алмый, ярдәм итәләр.


“Исток-Башлангыч” үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Венера Әхмәтшина һәм Альбина Хәбирова шәһәрдә  яшәүче Наҗия Нуретдинова янына да барып килделәр. Аңа кирәк булган барлык азык-төлекне китерделәр. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, кибеткә чыгу аңа кыенлашкан. Мондый ярдәм күрсәтүләре белән ул бик канәгать калды.


“Кайнар линия” эшли башлаганнан алып 1нче апрельгә кадәр килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча 15 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Үзизоляция режимы кертелгәннән соң шалтыратучылар арта бара.  Консультация, белешмә алыр өчен дә мөрәҗәгать итүчеләр күп.


Өлкәннәр өчен азык-төлек, дарулар китерүдә бүген шәһәрдә – 20, районда 24 социаль хезмәткәр (алар арасында медиклар да бар) һәм 18 волонтер катнаша. Авыл җирлекләрендә бу ярдәм авыл башлыклары контроле нигезендә алып барыла.


Азык-төлек, дару алуда ярдәм кирәк булса, 65 яшьтән олырак гражданнар “кайнарлиния”гә 5-24-48 номерына  шалтырата ала.  Волонтер булырга теләүчеләр дә әлеге номер буенча белешмә алырга мөмкин.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Автор фотолары һәм УДМСиТ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар өлкәннәргә ярдәм