Заман сулышы

Лениногорск Үзәк китапханәсе "Аулак өй" үткәрде

22 февральдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә "Аулак өй" узды. Чараның максаты - татар хакының гореф-гадәтләрен саклап калу, халык уеннарын популярлаштыру. "Аулак өй"дә катнашырга китапханәнең актив укучылары, Рәшит Шиһапов исемендәге Халык театры артистлары, җирле шагырьләр килгән иде. Кунаклар "Бишле", "Сигезле" уеннарын уйнады, такмаклар әйтеште, шигырьләр укыды. Фәния Латыпова башкаруындагы җырлар һәм Равил...

22 февральдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә "Аулак өй" узды.

Чараның максаты - татар хакының гореф-гадәтләрен саклап калу, халык уеннарын популярлаштыру.
"Аулак өй"дә катнашырга китапханәнең актив укучылары, Рәшит Шиһапов исемендәге Халык театры артистлары, җирле шагырьләр килгән иде.
Кунаклар "Бишле", "Сигезле" уеннарын уйнады, такмаклар әйтеште, шигырьләр укыды. Фәния Латыпова башкаруындагы җырлар һәм Равил Гыйматдиновның баянда өздереп уйнавы кичәне тагы да ямьләндереп җибәрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: