Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Кичә Лениногорскига Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев килде. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә  үзәк район хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте.



ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Лениногорск хастаханәсенең баш табибы вазыйфасына Роман Сергей улы Кобзарев билгеләнде.


Ул 1986 елның 22 маенда туган. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

2009 елда Төмән дәүләт медицина академиясен «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган,

2011 елда «Анестезиология һәм реаниматология» белгечлеген алган. 2018 елда «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

2011-2017 елларда – Төмәндә «1нче номерлы өлкә клиник хастаханәсе» табиб-анестезиолог-реаниматолог;

2017-2018 елларда – Казан Федераль Университетының  Медико-санитар частенең  табиб-анестезиолог-реаниматологы, 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире булып эшләгән.

 2018-2019 – КФУ МСЧның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы булып эшләгән.

 

ФОТО: http://leninogorsk.tatarstan.ru/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев