Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 1нче сыйныфка баручыларга мәктәпкә әзерләнергә хәйрияче абый-апалар булышты (ФОТОЛАР)

Лениногорскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республикакүләм акциясе узды. 1нче сыйныфка баручы 111 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.


Әлеге балалар аз тәэмин ителгән, күпбалалы, мохтаҗ, социаль яктан авыррак хәлдә яшәүче гаиләләрдән.

Сабыйларга бүген иксез-чиксез шатлык бүләк иттеләр: беренчедән, портфельле булдылар, икенчедән Урман паркы администрациясе аларны бүген аттракционнарда бушлай йөртү өчен билетлар тапшырган.

 Балаларны мәктәп әзерләүдә өлеш кертүчеләр – депутат абый-апалар, предприятие-оешмалар, кайбер авыл җирлекләре.

1нче сыйныфка баручы балаларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Ул шулай ук ярдәм итүче предприятие-оешма җитәкчеләренә муниципалитетның, мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Балаларны Урман паркына җыйдылар. Аларны тик кенә бастырып тотмыйча,  биетеп тә алдылар, уеннар да уйнаттылар.

11нче гимназиянең 1нче сыйныфына баручы Айдар Шафиков портфельле булуына шатлана. “Сумка эчендә әйберләр күп. Мәктәпкә барасым килә”, ди ул.


Розалия Мостафина
Автор фотолары



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев