Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 2020 елның беренче сабыен тантаналы төстә бала тудыру йортыннан чыгардылар

Лениногорскида 2020 елның беренче сабые 3 гыйнварда туды. Бүген, 8 гыйнварда бәбине тантаналы төстә өенә озаттылар.

 


Денис һәм Альбина Минәхмәтовлар гаиләсендә әлеге бала икенчесе. Аларның 7 яшьлек, беренче сыйныфта укучы Диана исемле кызлары бар. Яңа туган нарасыйга Әминә исеме кушканнар.

Бүген Лениногорск бала тудыру йортында тантаналы чара узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе  Зөлфия Михайлова, ЗАГС белгечләре, район үзәк хастаханәсе вәкилләре килде.

Рәгать Хөсәенов гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, бала туу таныклыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Шәһәр кибетләренең берсе акчалата сертификат бүләк итте.

Сүз уңаеннан, юбилей елында йөзенче булып туган балага да истәлекле медаль тапшырылачак.


Елена Миннегалямова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев