Сельхозтехника урамындагы юлны күтәртеп тигезлиләр, бу урамда яшәүчеләр өчен зур куаныч бу.
Бу юлны ясауларын халык 5 ел көтте. Анда тау бик текә, менәргә куркыныч иде. Кышын чүп жыючы, "ашыгыч ярдәм" машинасы бу якка килми, чөнки тайгакта менәргә куркыныч. Аварияләр дә күп булды.
Юлны ясап бетерсәләр, Сельхозтехникада яшәүче халыкның бер зур проблемасы хәл ителәчәк.




Нет комментариев