Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бәйрәм ничек узды (фоторепортаж)

Лениногорскида Республика Көне, Нефтьчеләр һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте.

 

Бәйрәмнең тантаналы өлеше "Юбилейный" паркында узды. Анда сәүдә нокталары эшләде, балалар өчен уеннар оештырылган иде. Шәһәр рәссамнары картиналары күргәзмәсе, балалар сәнгать мәктәбенең мастер-классы күпләрне үзенә тартты. 

Сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары коцерты булды,  алып баручылар конкурслар үткәрделәр. 

Бәйрәмгә бүләк - күктә авиа-очыш шоу да тәкъдим ителде.

Бәйрәмнәр белән лениногорскилыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады һәм дәүләт бүләкләрен һәм муниципаль район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бәйрәмне татар эстрадасы артистлар Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар,  пародист Андрей Баринов һәм Россия поп-җырчысы «Lx 24" чыгышы бизәде. 

Салкынча көн булса да, халык кичкә таба күбәйде, биеп җылындылар.

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев