Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида чирттагы халык җыены узды (ФОТОлар)

Аның  чираттагысы 5нче мәктәптә, 7нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен узды.

Очрашуда җыелган халык үзләрен борчыган сорауларны шәһәр җитәкчелегенә, ООО  “Оникс”  директоры Риф Зыятдинов һәм полициянең участок уполномоченные Владимир Ваничевка юлладылар. Сораулар төрле иде:  капиталь ремонт, балалар мәйданчыклары торгызу, Тынлык турындагы законның үтәлмәве һәм башкалар. 
- Иртәгә бар да яхшы булачак, дип өметләндермим, халыкның һәр соравы, проблемасы контрольдә, без аларны чишү юлларын эзләячәкбез, - диде район  башлыгы урынбасары Сергей Тимаков.  
Җыенда  5 нче мәктәпнең укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Людмила Зарубежная, 7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләп узды.
ТОС тормышында активлык күрсәткән Татьяна Юшманова һәм Әлфия Ямалтдинова Рәхмәт хатларына ия булды.

 


Лиана Габидулина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев