Заман сулышы

Лениногорскида "Газетка язылучы көне" узды (ФОТОлар)

Кичә шәһәребезнең Үзәк мәйданында “Газетка язылучы көне ” узды.

Бу көнне теләге булган һәркем район газетлары: “Заман сулышы ” һәм “Лениногорские вести” га язылды һәм бүләкләр дә отты. 

“Газетка язылучы көне”  бәйрәме  Мәдәният Сарае каршында үтте. Ул матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Балалар өчен уен мәйданчыклары, аквагрим эшләде. Ә инде газетка язылучыларга килгәндә, алар, ташламалы бәягә язылып, “Тылсымлы агачтан” бүләк алды. “Бүләк”, дип язылган тылсымлы “йөрәкләрне”  редакциягә килеп алмаштырырга кирәк  булачак.

Текст һәм фото авторы Зилә Мөдәррисова


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: