Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Күңелле Сабантуй» бәйрәме үткәрделәр

30 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары өчен  «Күңелле сабантуй» бәйрәме үткәрделәр.

Чара башында бәйрәмнең тарихы, традицияләре белән таныштырдылар. Балаларны бәйрәм белән котларга Антошка һәм Бараш әкият геройлары килгән иде. Алар белән бергә балалар Сабантуйның традицион уеннарында бик теләп катнаштылар: «Чүлмәк ватыш», «Капчык киеп йөгерү», «Аркан тартыш», «Йомырка белән йөгерү». Ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә музыкаль уеннар уйнадылар.

Бәйрәмгә Мәдәният сараеның «Браво» нәфис сүз студиясе  чакырылган иде. Алар барысында матур чыгышлары белән сөендерделәр: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әрмән, чуаш, мордва, рус, татар телләрендә табышмаклар әйттеләр. Шулай ук балалар чуваш бәйрәме  «Акатуй» белән таныштылар, чуваш милли уеннары уйнадылар.

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев