Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида хатын-кызны бәрдергәннәр, хәле авыр

Лениногорскида Ленин проспекты, 25нче йорт яныннан узучы юлда олы яшьтәге хатын-кызны бәрдергәннәр.

Фаҗига бүген 16.00 сәгатьләр тирәсендә була. Бу хәлнең шаһите булучылар, әлеге хатынның аллеяда  баручы концертны карарга килүен һәм  беткәнче, нишләптер өенә кайтып китүе турында сөйләде. 

Өенә кайтырга юл аша чыкканда, аны "Приора" машинасы бәрдерә. Башы каты яраланган иде, хәле авыр, диделәр. "Ашыгыч ярдәм" хатынны үзәк район хастаханәсенә алып китте. 

Алсу Миңнебаева фотосы һәм тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев