Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Хәлиулловлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлегендә Гаилә бәйрәме юбилейларын билгеләп үтү бик матур йолага әверелде. 2018 елның 30 ноябрендә  бүлек белгечләре Хәлиуллов Ирфан Әхмәтша улы белән Нәкыя Әсгать кызының тормыш башлап җибәрүләренә 50 ел тулу   – “Алтын туйлары” белән котладылар.

 

Алар үзләренең никахларын нәкъ менә 50 ел элек Ульяновск өлкәсе Цильнинский районы Новотимерсянский авыл советында рәсми рәвештә терки.

Бүгенге көндә аларның ике балалары һәм бер оныкчыклары бар. Алтын туй – ул ике йөрәкнең гомер буена бергә тибеп зур эш башкаруы. Ярты гасыр безнең юбилярларыбыз кулга-кул тотынышып яши. Тормыш юлында нинди генә авырлыклар очрамагандыр да, нинди генә сынаулар булмагандыр, ә шулай да алар бер-берсенә булган мәхәббәтне сүрелдермичә бер-берсенә тугры булып кала белгән.

Без тагын бер кат Хәлиулловлар гаиләсен шушы олы юбилее белән котлыйбыз һәм бер-берсенә булган мәхәббәтләре сүрелдермичә шул ялкын белән якыннарын җылытып торуларын теләп калабыз! дип хәбәр итәләр ЗАГС бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев