Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида комплекслы өйрәнүләр узачак

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсенең эш төркеме җитәкчелегендә  1 мартта  муниципаль районы территориясендә  “Авария, һәлакәт һәм табигый бәла-казалар, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Лениногорск звеносының идарә органнары һәм көчләре гамәлләре” темасына комплекслы укулар үткәрелә.

Укуларга Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, 11нче, 66нчы янгын сүндерү частьлары, 7 нче зональ эзләү-коткару отряды, коммуналь-техник хезмәтләр җәлеп ителә.

Гамәли чаралар түбәндәге адреслар буенча үткәреләчәк: Бөгелмә урамы буенча юл-транспорт һәлакәте һәм  “Лениногорск үзәк район хастаханәсе”нең  балалар стационар бүлегендә янгын.

 

Лениногорск буенча МЧС идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев