Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида шугалак ачылды (Фотолар)

Шәһәребездә шугалак булдыру - лениногорскилыларның күптәнге хыялы булгандыр. Бозда тимераякта шуарга теләүчеләр хәзер иркенләп шуа алалар. Бүген үзәк мәйданда район башлыгы инициативасы белән белән шугалак ачылды.

Аны ачу тантанасында катнашкан шәһәр башлыгы киңәшчесе Петр Гринь спорт сөючеләрне шугалак ачылу һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бәйрәм уңаеннан, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче  Тимерлан Абдуллинга тимераяк   бүләк итте.

Ялтырап торган боз өстенә “Нефтяник” спорт мәктәбе, “Сокол” клубларына йөрүче хоккейчылар  чыкты. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар уеннарда катнашкан егет-кызларга бүләккә -  Боз сараенда шуарга 10 көнлек абонемент бирделәр.

 Рамазан Харисов, Виктория Маликованың тимераякта оста чыгыш ясавын сокланып күзәтте халык.

Биредә шугалак  дүшәмбедән алып җомгага кадәр көндезге 15.00 сәгатьтән  төнге  22.00 сәгатькә, ял көннәрендә иртәнге уннан төнге унга кадәр  эшлиячәк. Тимераяклары булмаганнар  өчен аны янәшә вагоннан прокатка  алу мөмкинлеге бар. Бәясе бер сәгатькә  унике яшькә кадәр- 50 сум, аннан өлкәнрәкләргә -100 сум тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев