Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел тулуына багышланган митинг булды (Фотолар)

Бүген 15 февраль көнне шәһәребезнең интернационалист сугышчылары һәйкәле янына җыелып, Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләребезне искә алдылар, аларның әти-әниләре алдында хөрмәт белән баш иделәр, бу сугышта хәрби бурычларын үтәп кайткан райондашларыбыз белән горурлану хисләрен белдерделәр.

Быел митинг аеруча тантаналы төс алды: совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга – 30  ел тулуны билгеләп үтәбез.

Сугышчы интернационалистлар һәйкәле янындагы чарага Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашкан ветераннар, аларның якыннары, мәктәп укучылары, битараф булмаучы шәһәр халкы җыелды.

Килүчеләрне район башлыгы  Рәгать Хөсәенов  сәламләп, иминлек, саулык һәм бәхетләр теләде.

Митинг ахырында көрәш кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл алдына чәчәкләр куйдылар.

 

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X