Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида сугышу нәтиҗәсендә кешегә генә түгел, машинага да зыян килгән

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Чайковский урамы 10нчы йорт тирәсендә сугышалар дип хәбәр килә.

Хокук саклау органнары вакыйга булган урынга килгәч, ир-атлар спиртлы эчемлек эчкэч, алар арасында конфликт килеп туу ачыклана.

Дүрт лениногорскилы бик нык бәхәсләшәләр, хәтта берсенең башына металл торба белән бирәләр. Икенчесенең борыны җимерелә. Шулай ук тагын берсе начарлык эшли: машинаның алгы бамперын һәм ян тәрәзәсен вата. Кыскасы, аздан гына пычакка үрелми калалар.

Боларның барсын да йортка урнаштырылган видеокамера "төшерә". Менә шул язмалар полициягә кем сукканын, нишләгәнен белергә ярдәм итә.

Ир-атлардан 28 яшьлегенә карата җинаять эше ачылган, шулай ук калганнары да кылган гамәлләре өчен җавап бирәчәк.

 

Лениногорск  эчке эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев