Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Татарстанның иң яхшы слесарен ачыкладылар (ФОТОЛАР)

Бүген "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесе базасында "Иң яхшы слесарь-ремонтчы -2018" һөнәри осталык республика конкурсы узды.


Конкурска көч сынашырга Татарстан районнарыннан җылылык һәм су белән тәэмин итүче предприятиеләрдә эшләүче 14 слесарь җыелды.

Бүгенге көндә эшче һөнәренең дәрәҗәсе бераз түбәнрәк кебек. Ләкин көндәлек тормышыбызда нәкъ менә андый эшче һөнәрләрдән башка яши алмыйбыз. Конкурс белгечләрнең белемен һәм компетенциясен арттыру, эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелде дә.

Конкурста катнашучылар теоретик һәм практик яктан биремнәр үтәде.

Нәтиҗәдә, Татарстанның иң яхшы слесаре булып, "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесеннән Александр Манаков танылды.

Икенче урында Нурлат җылылык челтәрләре предприятиесеннән Сергей Курмышев .

Өченче урынны Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе слесаре Айнур Исхаков  алды.

 

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев