Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ТОСлар чыршы бәйрәмнәрен башлады (ФОТОлар)

Ишегалдында Чыршы бәйрәмнәрен беренче булып 7 нче һәм 3нче ТОСлар үз микрорайоннарында үткәрде.

7нче ТОС һәм "Оникс" җәмгыяте тарафыннан оештырылган  бәйрәм Кутузов  урамы 22 нче "А" йорты ишегалдында узды. Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге  "Айсылу". балалар театры артистлары тамашачыга  үз осталыкларын күрсәтте.

  Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы, Карабас-Барабас һәм башка әкияти геройлар белән төрле уеннар уйнады, чыршы тирәли әйләнде, җырлыр җырлап, шигырьләр сөйләде. Соңыннан  Кыш Бабай зур капчыгын чишеп  бөтенесенә  дә татлы призлар өләште.


 Шулай ук күңелле  яңа ел чарасы  бүген  Широкий урамы 36 нчы А йорты адресы буенча да гөрләде. Аны 3 нче ТОС үзидарәсе ЛУТР ярдәме белән  оештырды. 

Бәйрәмнән олысы да, кечесе дә бик канәгать калдылар.

Зилә Мөдәррисова һәм Мария Суворова фотолары.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев