“Ихлас” мәчете каршындагы “Мәхәббәт” паркында үтте ул. Халык бик күп җыелды, гаиләләре белән чыктылар, авыллардан махсус килүчеләр бар иде. Балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырылган иде, зур казанда пылау пеште, шашлык кызды.
Халыкны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, имам-мөхтәсиб Исмаил хәзрәт Сингатуллин котлады. Көннәребез тынычлык, иминлек, татулык һәм дуслыкта үтсен, дип теләделәр.
Нет комментариев