Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида узган "Аударыш" уенына Алтайдан да килделәр (фотолар)

Татар атлары тагын бер кат үзләрен танытты: районның Югары Каран авылында "Аударыш" уенының республика чемпионаты узды.

Чемпионатта катнашырга дип Бөгелмә, Зәй, Балык Бистәсе, Азнакай, Саба, Актаныш, Тукай районнарыннан килгән иделәр, әлбәттә, Лениногорск көрәшчеләре дә читтә калмады.

Чемпионатка ерак Алтайдан да килделәр. Азия чемпионнары һәм аларның остазы Едильбаев Ербол, Алтай Республикасының “Этноспорт” федерациясе президенты, милли спорт төрләре буенча халыкара категорияле хөкемдар, бу ярышларның да баш судьясы булды. Алтай кунаклары "Тәңкә алу" уенында катнашты. Бу милли уен. Атта барган көе җирдә яткан янчыкны алырга кирәк.

"Аударыш" биш үлчәү авырлыгында уздырылды.Көрәш ике  мәйданчык эчендә барды,  ике иярсез атка ике егет утыра, икесенең дә билендә билбау. Шул билбаудан тотып, көндәшне аттан сөйрәп төшерергә кирәк. Кем аттан төшә - шул җиңелә.

Җиңүчеләрне дә үлчәү авырлыкларына бүлеп, 1,2. 3 урыннарда билгеләделәр.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев