Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида узып баручы елга йомгак ясадылар

Мәдәният сараенда узып баручы елга нәтиҗә ясап, күңелле Яңа ел тамашасы узды.

 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов елны уңышлы тәмамлауларын әйтеп, шәһәр һәм район үсешенә өлеш керткән предприятие-оешмаларны билгеләп үтте. Алар: «Лениногорскнефть», «Транснефть-Прикамье», ТТД «Татнефть», «Татбурнефть-ЛУТР», «ОРТЭКС», «Спецстройсервис», «УралСтройНефть», «Татнефть- ЛениногорскРемСервис», «Охтин- Ойл», Лениногорск УТТ «УК «Татспецтранспорт», «ТНГ-ЛенГИС җәмгыятьләре.

Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче хуҗалыклар да билгеләп үтелде, алар: “Лениногорская агрофирмасы”, Лениногорск кошчылык фабрикасы, “Сатурн-Урал”, “Восходящая заря”, «Ялтау», «Маркс», «Ленин», «Хәбибуллин» КФХ.

Чыгышында район башлыгы шәһәр һәм райондагы төзекләндерү эшләрен күрсәтте, медицинада, мәгарифтәге казанышларны да әйтте.
Мәдәният сараенда узган кичәдә муниципаль берәмлек Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләп үттеләр.


Шулай ук Татарстан Президенты Указы белән Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе начальнигының гомуми сораулар һәм персоналлар белән идарә итү буенча урынбасары Рөстәм Галимов «Татарстанда өч миллиард тонна нефть табылуны билгеләп үтү” медале белән бүләкләнде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча урынбасары Ирина Федорченкога Татарстан муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.


Яңа ел кичәсендә могҗиза булмыйча калмый. “Кыш бабай бул” акциясендә катнашкан җитәкчеләр, депутатлар Кыш бабайга хат язган балаларның теләкләрен чынга ашырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы малай-кызларга бүләк тапшырды.
Мәдәният сарае иҗат коллективлары, артистлар бик матур концерт күрсәтте.


Лениногорск районы мэриясе матбугат хезмәте

Ксения Волкова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев