Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Ватан геройлары көненә багышланган хәрби-патриотик региональ конкурс узды

Шәһәр Мәдәният сараенда Ватан геройлары көненә багышланган хәрби-патриотик җырлар региональ конкурсы узды.

Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков конкурста катнашучыларны һәм кунакларны тәбрикләде. “Без Геройларны һәрвакыт истә тотабыз, хәрби-патриотик җырлар – безнең рухи байлык, алар һәрвакыт актуаль”, дип билгеләп үтте Сергей Тимаков.
Әлеге конкурс Татарстанның көньяк-көнчыгышында беренче тапкыр уза, анда Лениногорск, Әлмәт, бөгелмә, Азнакайдан катнаштылар.
Конкурсның оештыручысы – “Беркут” хәрби-патриотик клубы. Конкурс ахырында җиңүчеләрне котладылар.
 «Соло» номинациясендә : 1 урын – Савельева Ксения (Лениногорск), Климачев Никита (Әлмәт); 2 урын – Кожеватова Арина (Азнакай), Сурачев Павел (Әлмәт); 3 урын – Ганиева Ангелина (Азнакай), Куликов Данил (Әлмәт).
«Ансамбль»номинациясендә: 1 урын – ЮнАрмия, 2 урын – «Беркут».
 «Укучылар» номинациясендә: 1 урын – Галимов Ильдар (ЛНТ), 2 место – Скрипаль Владимир (Лениногорск музыка-рәсем педагогик колледжы), 3 урын– Кутлахмедова Әлфия (Лениногорск музыка-рәсем педагогик колледжы), Шайдуллина Альмира (Балалар музыка мәктәбе).

Җиңүчеләр грамота, кубок, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев