Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче йөздән артык кеше эшкә урнашу буенча консультация алды

Лениногорск Мәшгульлек үзәге 18 апрель көнне Лениногорск политехник колледжында чираттагы вакансияләр ярминкәсе үткәрде.

Эшсезләр ярминкәсенә килүчеләр вакансияләр белән таныша алды һәм 15 предприятие-оешма вәкилләре белән якыннан аралашты, эшкә урнашу буенча консультация алды һәм резюмеларын калдырдылар.

Эш бирүче вәкилләр ярминкәгә килүчеләргә үз предприятиеләре, социаль гарантияләр һәм эш шартлары турында яхшы итеп аңлатты, таныштырды.

Эшсезләр ярминкәсенә 136 кеше килде. Эш эзләүчеләргә йөздән артык вакансия тәкъдим ителде. Алар арасында табиб, инженер, агроном, мал табибы, махсус дисциплиналар укытучысы, автомобиль йөртүче, шәфкать туташы, аш пешерүче, слесарь-ремонтник, электр белән эретеп ябыштыручы, сатучы һөнәрләренә ихтыяҗ бар иде.

Ярминкә вакытында эш бирүчеләр белән килгән гражданнар арасында тыгыз үзара бәйләнеш сизелде. Эш бирүчеләр эш эзләп килүчеләрнең барлык кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.

Лениногорск Мәшгульлек үзәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белгечләренә ярминкәдә катнашулары өчен рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерә!

Лениногорск мәшгульлек үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X