Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы үзәк чыршы утларын кабызды

Шәһәрдә “Юбилейный” паркында үзәк чыршы ачылу тантанасы узды.



Быел паркны бизәү буенча күп эшләр башкарылган. Зур утлы шарлар, селфи ясар өчен аерым урын, балаларга кечкенә уен формалары куелган, урнаштырылган.


Гомумән, быел шәһәрне Яңа елга үзенчәлекле итеп бизәделәр. Күбрәк янып торучан зур фигуралар куелды. Яңа елга бизәү өчен “Татнефть” җәмгыяте финанс ярдәме күрсәткәнен хәбәр иткән идек инде.

Ул көнне “Юбилейный” паркында чыршы утлар белән балкып утыра, Кыш бабай белән Кар кызы йөри, бәйрәмгә килүчеләрне котлый.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерде. Киләсе елның зур вакыйгаларга: ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә - 75 ел, Лениногорскига 65 ел булачагын әйтте.

Күп кенә предприятие-оешма җитәкчеләренә Яңа ела әзерләүдә өлеш кертүләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Яңа ел бизәкләре” конкурсына нәтиҗә ясалды.

Соңыннан күктә матур утлар белән бәйрәм салюты балкыды.

 

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru һәм Гүзәлия Нигъмятзянова һәм Розалия Мостафина


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X