Лениногорскида Гагарин урамы, 8нче йортның бер фатирында 33 яшьлек лениногорскилы киемен “Уайт Спирит” белән чистартканда, термик пешү ала. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пресс-хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.
112 хезмәте телефонына Гагарин урамындагы бер фатирда сыеклыктан ут кабыну турында хәбәр килә. Коткаручылар килгәч, хәл ачыклана. 33 яшьлек ир-ат растворитель белән чалбарын чистартканда, сыеклык кабынып китә. Ир-атның аягы пешә, аны беренче һәм икенче дәрәҗәге пешү белән хастанәгә озаталар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: әгәр шундый тиз кабынып китә торган сыеклык киемгә эләккән очракта, аны чистартыр алдыннан салырга кирәк. Тирегә эләксә, су белән яхшы итеп юарга.
https://www.tatar-inform.ru/news/2018/07/15/619110/
pixabay.com фотосы
Нет комментариев