Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар борчыган сорауга җавап алды

Узган атнада лениногорскилылар нотариус, адвокат, прокуратура хезмәткәрләреннән бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды. Бу хезмәт "Бердәм бушлай юридик консультация" кысаларында оештырылды. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә сәгать 8.00дән кичке дүрткә кадәр суд приставлары, нотариус, адвокатлар билгеләнгән вакыт белән халыкны кабул итте. Мин барганда халык адвокатка керергә тора иде. Мондый...

Узган атнада лениногорскилылар нотариус, адвокат, прокуратура хезмәткәрләреннән бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды. Бу хезмәт "Бердәм бушлай юридик консультация" кысаларында оештырылды.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә сәгать 8.00дән кичке дүрткә кадәр суд приставлары, нотариус, адвокатлар билгеләнгән вакыт белән халыкны кабул итте. Мин барганда халык адвокатка керергә тора иде.

Мондый бушлай ярдәм көннәре халык өчен кирәк дип уйлыйм. Әлеге хезмәт вәкилләре гадәти көннәрдә бушка эшләми бит, аннары урынында да туры китереп булмаска мөмкин. Мин, шәхсән, пенсия турында сорау әзерләп килдем, - ди лениногорскилы Надежда ханым.

Адвокатка алты кеше язылган иде. Сорауларның күпчелеге пенсия, җир рәсмиләштерү белән бәйле булды. Сөйләшү барышында адвокат Индира Мингалимова-Ильбулова кайбер закончалыкларны аңлатты, киңәшләрен бирде. Дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый учреждениеләргә язмача мөрәҗәгать иткәннән соң, аның 30 көн эчендә каралырга тиешлеген күбесе белмәгән дә булып чыкты.

Бушлай юридик ярдәм көннәре өч айга бер мәртәбә үткәрелә. Безгә хәбәр ителгән очракта, аны газетыбызны укып һәм сайтта белә алачаксыз. Киләчәктә шәһәрнең Тукай урамында урнашкан күпфункцияле үзәктә дә бушлай юридик консультация "тәрәзәсе" булдырырга телиләр.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев