Лениногорскилылар, сак булыгыз! Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз! Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин Татарстанда метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 6 июньдә 18.00 сәгатьтән 7 июньгә 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 6 июнь кич һәм 7 июнь көндез республика территориясенә актив фронталь бүлекләр...

Республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин


Татарстанда метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 6 июньдә 18.00 сәгатьтән 7 июньгә 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 6 июнь кич һәм 7 июнь көндез республика территориясенә актив фронталь бүлекләр узу сәбәпле, яшенле яңгыр, боз явуы көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр, урыны белән 23 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

http://tat.tatar-inform.ru/


Нет комментариев