Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, шифаланып калыгыз. ТУЗГАНАКНЫҢ ФАЙДАСЫ

Тузганак бик файдалы үлән. Халык медицинасында аны тирләткеч, температура төшерүче, үт куучы, склероздан һәм ялкынсынуга каршы профилактик чара буларак кулланалар. 1 бал кашыгы үләнне һәм тамырларын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга 30 минут кала көнгә 4 мәртәбә чирегәр стакан эчәләр. Тузганак чәчәген, әчесе бетсен өчен, ярты сәгать...

Тузганак бик файдалы үлән.


Халык медицинасында аны тирләткеч, температура төшерүче, үт куучы, склероздан һәм ялкынсынуга каршы профилактик чара буларак кулланалар. 1 бал кашыгы үләнне һәм тамырларын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга 30 минут кала көнгә 4 мәртәбә чирегәр стакан эчәләр.

Тузганак чәчәген, әчесе бетсен өчен, ярты сәгать тозлы суда тоталар һәм, суган, петрушка кушып, салатка салалар. Чәчәкләре дә шифалы. 1 аш кашыгы төелгән тузганак тамырын 1 стакан кайнап торган суга салып, сүрән утта 30 минут тоталар, аннан сөзәләр. Бавыр ялкынсынганда, көнгә 3 мәртәбә ашарга ярты сәгать алда берәр аш кашыгы эчәләр. Бетчә чыкса, тузганакның «сөте» бетчәне бетерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев