Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 12-18 июнь көннәренә йолдызлар фаразы

КУЧКАР (21.03-20.04)лар ярыш оештырырга һәм бернәрсәгә карамыйча, җиңәргә әзер. Мондый дәрт һөнәри өлкәдә бик тә кирәк булыр. Әмма сезнең сәләтегезне башка юнәлештә кулланырга әзер булучылар табылыр, сак булыгыз, серегезне читләргә ачмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр көтелә. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада эштән башканы белмәс тә, күрмәс тә төсле. Җитәкчегез, әлбәттә,...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар ярыш оештырырга һәм бернәрсәгә карамыйча, җиңәргә әзер. Мондый дәрт һөнәри өлкәдә бик тә кирәк булыр. Әмма сезнең сәләтегезне башка юнәлештә кулланырга әзер булучылар табылыр, сак булыгыз, серегезне читләргә ачмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр көтелә.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада эштән башканы белмәс тә, күрмәс тә төсле. Җитәкчегез, әлбәттә, канәгать булыр, әмма бөтен игътибарны һөнәри өлкәгә бирүегез гаиләгезгә ошамаячак. Дусларыгыз белән еш аралашып торырга туры килер мөгаен. Гардероб яңартасыгыз килер, әмма акчагызны чамалап тотыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр тәвәккәл һәм кыю булыр, хәтта иң өлгер хезмәттәшләрегезне куып җитеп, узып китәрлек тә көч табарсыз. Финанс хәлегез яхшырыр, әмма акчаларны туздырырга ашыкмагыз, якын арада аеруча кирәге чыгар. Сөйгән ярыгызга игътибарны күбрәк бирергә тырышыгыз, иң яхшысы - романтик кичке аш.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга йолдызлар тормышыгыздагы үзгәрешләрдән куркырга кирәкми, ди, алар уңышлы тәмамланыр. Хезмәттәшләр, туганнар һәм дусларыгыз белән ешрак аралашырга тырышыгыз, алардан алган мәгълүматны үз файдагызга кулланыгыз. Яраткан кешегездән сюрприз алуыгыз бар. Сәламәтлегегезне саклагыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның йолдызлар онытылмас уй-кичерешләр вәгъдә итә, әмма хисләнеп китеп, башыгызны гына югалтмагыз. Эш алыштыру турында уйлыйсыз икән, эзләнегез, табарсыз, әмма китүегез турында җитәкчегезгә әйтми торыгыз. Акча мәсьәләсе уңай якка хәл ителер. Мәхәббәт өлкәсендә светофорның яшел уты даими янып торыр.

КЫЗ (23.08-22.09)ларның бу атнада бер генә дә эшләү кәефләре булмас. Әмма үзегезне кулга алыгыз, җитәкчегезнең кызыклы, табышлы тәкъдимен башкалар эләктереп алмасын. Идеяләрегез күп булыр, әмма бөтен кеше белән уртаклашу кирәк эш түгел. Ял көннәрен гаиләгез белән табигать кочагына чыгып үткәрегез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә йолдызлар карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге булуы турында искәртә. Финанс хәлегез күпләр көнләшерлек, әмма аны абруйлы кеше белән киңәшеп берәр перспективалы проектка салсагыз, яхшы булмасмы икән? сезне яратучылар җитәрлек, очрашуга чакырсалар, баш тартмагыз, бәлки бу сезнең киләчәктер.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарның атнасы яхшы булыр. Акча эшләү мәсьәләсе, һәрвакыттагыча, беренче урында торачак. Берничә көн нык кына эшләп алыгыз да, аннары рәхәтләнеп ял итәрсез. Мәхәббәт өлкәсендә яңалыкларга әзер булыгыз. Игътибар үзәгендә булырга тырышуыгыз бушка булмас, башкалар да күрер.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга йолдызлар кызыклы һәм вакыйгаларга бай атна вәгъдә итә. Кайсы гына эшкә тотынсагыз да ахырына кадәр җиткерерсез, җитәкчегез дә, үзегез дә канәгать калырсыз. Әмма сак булыгыз, көнчеләр сезнең артта начарлык эшләргә мөмкин. Мәхәббәт өлкәсе күңелле сюрпризларга бай булыр.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр абруйлы кешеләр белән элемтәләрне ныгыта алыр, аларның ярдәме хәзер аеруча кирәк булачак. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр яхшы, бергә җыелып чәй, кофе эчәргә, фикерләшергә мөмкин. Туганнарыгыз ярдәм сораса, баш тартмагыз. Балаларыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ, гаилә бәйрәме оештырыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга һөнәри өлкәдә сәләтләрен күрсәтү вакыты җитте. Хезмәттәшлерегезнең ярдәме кирәксә, сорарга кыенсынмагыз, алар ярдәм итүдән баш тартмас. Яраткан кешегез сезнең игътибарга мохтаҗ, эштә тоткарланмагыз. Ял көннәрен тулысы белән аңа һәм гаиләгезгә багышлагыз, тәкъдимнәрен хуплагыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атнада кабул ителгән карарларыгыз киләчәк тормышыгызга юнәлеш бирер. Шуңа да интуициягезгә таяныгыз, тугры дусларыгызның киңәшләренә колак салыгыз. Өстәмә табыш алу тәкъдиме булса, баш тартмагыз. Яңа танышулар, романтик очрашулар, сюпризлар да булуы мөмкин,

Магнитлы көннәр: 15 июнь, 02.00-04.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев