Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 27 март – 2 апрель көннәренә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада җитештерү планын йөз илле процентка башкарыр. Карьера бачкычы буйлап күтәреләсе килү уе шулкадәр көчле булыр: эштән башка тирә-юньдә нәрсә барганын күрмәссез дә. Атна ахырына таба бик нык арыганлык тоярсыз, шуңа да ял көннәрен ничек уздыру планын төзи башларсыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга әлеге атна яңалык та, көтелмәгән вакыйгалар...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада җитештерү планын йөз илле процентка башкарыр. Карьера бачкычы буйлап күтәреләсе килү уе шулкадәр көчле булыр: эштән башка тирә-юньдә нәрсә барганын күрмәссез дә. Атна ахырына таба бик нык арыганлык тоярсыз, шуңа да ял көннәрен ничек уздыру планын төзи башларсыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга әлеге атна яңалык та, көтелмәгән вакыйгалар да алып килмәс. Көне буе эшләп кайтканнан соң, кичне гел өйдә генә үткәрерсез. Гаиләгез моның белән риза булса да, сезнең бу бертөрлелектән туеп китүегез ихтимал. Шуңа да ял көннәрен шау-шулы компаниядә уздырырга теләрсез.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә иң беренче куркынычсызлыкны кайгыртырга кирәк булуын искәртә йолдызлар. Өйдән чыкканда кат-кат бөтен көнкүреш техникасы сүндерелгәнме булуын карарга, ишекне бикләргә онытмаска. Бик яхны таныш булмаган кешеләргә мөһим мәгълүмат җиткермәскә киңәш киңәш ителә.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларның атнасы дулкынландыргыч мизгелләргә бай булыр. Күптән ошатып йөргән кешегезнең сезгә тәкъдим ясавы бар. Яисә беренче мәхәббәтегез очрап, яшьлекне искә төшерер. Әмма артык романтик булуыгыз һөнәри өлкәдә начар тәэсир итәргә мөмкин, дип кисәтә йолдызлар.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, үзегезне карарга да, ял итәргә дә вакытыгыз булмас. Һөнәри өлкәдә артык күп эш өярләр. Тәҗрибәгез, башлаган эшне ярты юлда калдырырга гадәтләнмәвегез генә барысын да башкарып чыгарга ярдәм итәр. Атна ахырына бар да тынычланып калыр, әмма арыганлык сизәрсез. Шуңа да өйдә турымагыз: табигатькә чыгыгыз, кунакка барыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада үзләре турында бик күп мәгълүмат ишетергә туры килер. Аны таратучы ролен, үз мәнфәгате турында гына уйлап, башкаларга пычрак ташлаудан читенсенмәгән элеккеге эшлекле партнерыгыз үтәр. Сезнең дә аңа карата шундый "яхшылык" эшлисегез килер. Бәлки җиңәр дә идегез, әмма мораль нормалардан читкә тайпылмавыгыз хәерлерәк.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр өчен бу атнада карьера һәм финанс мәсьәләләре икенче планга чыгар мөгаен. Яз җитү галәмәтеме, үзегезнең тышкы кыяфәтегезне үзгәртү белән мәшгуль булырсыз. Иң беренче чиратта диетага утыру карарына килерсез. Актив рәвештә спорт белән дә шөгыльләнә башлавыгыз ихтимал. Гардеробыгызны яңартырсыз һәм башкасы.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарның финанс өлкәдәге кыенлыклары гаилә мөнәсәбәтләрендә дә начар тәэмир итәргә мөмкин. Нишлисең инде, туганнардан бурычка сорап торырга оялмагыз. Акча мәсьәләсенә бәйле ялга билгеләнгән планнарны да үзгәртергә туры киләчәк. Сабыр булыгыз, барысы да җайланыр, кара полосадан соң ак килүен онытмагыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар бу атнада карьера баскычында күтәрелү мөмкинлегенә ия булыр. Хезмәттәшләрегез алдында үзегезне бер башка югары тотуыгыз мөнәсәбәтләрне үзгәртер. Аның каравы гаиләдә хәзер сезне бөтенесе дә тыңлый, буйсына.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә атна бик озын тоелыр. Чөнки эштә булмаган хезмәттәшләрегез өчен дә көч куярга туры киләчәк. Шуңа да актив ялдан баш тартып, кичләрен телевизор каршында утыруны кулайрак күрерсез. Әмма ял көннәрендә торырга туры киләчәк, кунаклар киләчәк.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларның бу атнада канәгатьсезлеген аерым-ачык белдерәсе килер. Өйдә дә, эштә дә ошамаган әйберләр күп булыр. Бу башкаларның сездән читләшүенә китерәчәк. Шуңа да тынычланырга кирәк, начар кәефне кызыклы китап укып, йә фильм карап таратырга киңәш итә йолдызлар.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар финанс өлкәсендәге кыен мәсьәләләрне дә җиңел чишәр. Бәлки кредиттан да котылырсыз әле. Шәхси өлкәдә уңыш вәгъдә ителә. Ялгызлыктан туйган булсагыз, дусларыгызга барыгыз, элеккеге танышларны искә төшерегез. Сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев