Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 27 ноябрь - 3 декабрьгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада белем бирү, тәрбия кылу һәм опекунлык эшләре белән мәшгуль булыр. Рухи һәм дини яктан үсү өчен дә яхшы вакыт. Финанс эшләрен берьялгызы гына хәл итәргә кирәк дип фаразлый йолдызлар. Югыйсә акча керәсе урынга чыгып бетүе мөмкин. Салымнарны түләргә онытмагыз, юкса штраф түләвегез ихтимал. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның дөрес...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада белем бирү, тәрбия кылу һәм опекунлык эшләре белән мәшгуль булыр. Рухи һәм дини яктан үсү өчен дә яхшы вакыт. Финанс эшләрен берьялгызы гына хәл итәргә кирәк дип фаразлый йолдызлар. Югыйсә акча керәсе урынга чыгып бетүе мөмкин. Салымнарны түләргә онытмагыз, юкса штраф түләвегез ихтимал.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның дөрес тукланмавы һәм йокысызлыктан интегүе теш һәм сөяк авыруына китерергә мөмкин. Күбрәк кальций кергән ризыклар ашарга тырышыгыз. Бәлки режимны үзгәртергәдер. Йоклар алдыннан ачык һавада йөреп керегез, спорт белән шөгыльләнегез, кәефне күтәрү өчен китап укып алыгыз, депрессиядән саклану өчен җиләк-җимеш ашагыз.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә гаиләдән читтәрәк ял итү яисә эшлекле сәфәргә чыгу комачау итмәс. Ул уйларыгызны тәртипкә китерергә, тормышыгызга берникадәр нәтиҗә ясарга ярдәм итәр. Иҗат кешеләренә илһам килер. Дяңа эшкә урнашу, хыялларны тормышка ашыру өчен кулай вакыт. Җитәкчегез белән үзара яхшы мөнәсәбәт урнаштырырсыз.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар җитәкчелек баскычы турында хыялланса, максатларына ирешер вакыт җитте. Материаль хәлегез тотырыкланыр. Карьера үсешендә якыннарыгыз, туганнарыгыз ярдәменә таяна аласыз. Профессиональ үсеш гарантияләнә. Шәхси тормышта зур үзгәрешләр көтелми, бар да элеккечә, тыныч гармония хөкем сөрә.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга физик чыдамлылыкта тиңнәр юк. Алар бар эшне дә җиңел һәм җиренә җиткереп башкара. Сәламәтлегегез көнләшерлек түгел. Колак, теш ялкынсыну куркынычы бар. Соңгы вакытта тез һәм буыннар да сызлап интектерә бугай. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исерткеч эчемлекләр кулланмаска тырышыгыз.


КЫЗ (23.08-22.09)лар эшлекле сәяхәт һәм ышанычлы партнерлар ярдәме белән уңышка ирешер. Сездә көч һәм яшәү дәрте ташый. Шәхси тоемлау хисенә таяна аласыз, ул алдашмый. Катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә игътибарлырак булырга кидәш итә йолдызлар. Игътибар үзәгендә булырга яратсагыз - димәк сезнең вакыт җиткән.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрне байлык, акча кереме һәм зур уңыш көтә. Ихтыяҗ һәм реаль мөмкинлекләр арасындагы аерма турында гына онытып җибәрмәгез. Югыйсә «кара көнгә» җыелган акчадан да колак кагарсыз. Кул эше тотар вакыт. Өлкән буын ярдәменнән баш тартмагыз. Алар арасында сезгә иганәчелек итүчеләр табылырга мөмкин.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга физик яктан да, психологик яктан да ярдәм кирәк. Депрессиягә бирелеп, үчле, бар кешелеккә ачулы, үз-үзегездән канәгать булмау хисеннән интегәсез. Эндокрин системасы табиб ярдәменә мохтаҗ. Барлык чир дә нерв киеренкелегеннән. Дәвасы - үзегездән тора, бераз позитив энергия тупларга кирәк.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга ерак сәяхәткә чыгу комачау итмәс. Ә өйдә утырырга яратучыларга илһам килергә мөмкин. Хезмәтсөючәнлек һәм җ иренә җиткереп башкаручанлык югары бәяләнер. Финанс мәсьәләләрен уңай якка хәл итү өчен уңышлы вакыт. Урамда суыта, инфекция тарала. Муен тирәсе, борын-тамак авыруларыннан сакланыгыз.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең карьера үсешендә туганнары һәм дусларының да өлеше бар. Вакытында бирелгән киңәш, ышанычлы дуслар җилкәсе өчен рәхмәтле була белергә кирәк. Иҗади эш алгы планга чыгар һәм зур табыш китерер. Эшлекле партнерларга ышанып бетү кирәкмәс, алдану куркынычы бар. Шәхси тормышта бҗар да тәртиптә.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга имгәнүләрдән сакланырга кирәк. Аеруча баш, бит, күз тирәсе, сидек куыгы һәм аякларга куркыныч яный. Үзегезне яхшы хис иткән чакта да энергияне юкка сарыф итмәскә тырышыгыз. Табигать кочагына чыгу, ачык һавада гимнастика ясау файдалы булыр. Экстравертлар үзләрен яхшырак хис итә. Сөйгәнегез игътибарга мохтаҗ.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларны эшлекле һәм романтик очрашулар, яңа танышулар көтә. Ялгызлар сәяхәттә парларын табар. Игътибар үзәгендә булып, дуслар мәхәббәтен һәм хөрмәтен казана алырсыз. Атна сезгә уңыш китерсен өчен күбрәк аралашырга кирәк. Яңа мәгълүмат туплау, белемегезне күтәрү өчен уңышлы вакыт. Ялларны балаларыгыз белән үткәрегез.


Магнитлы көннәр:
29 ноябрь, 3 декабрь

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%BE%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%BF%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=3711273757341553744

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев