Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга атналык Йолдызнамә (27 февраль-5 март)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада эштән башка бернәрсә дә белмәс, төшке аш турында да онытып җибәрергә мөмкин. Моны җитәкчегез тиз күреп алыр, абруегыз артыр. Гаиләдә вак-төяк мәшәкатьләрдән кала, проблемалар көтелми. Ял көннәрендә кунаклар көтегез, алар сезне бик ялыктырыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге туачак. Әмма эш турында гына уйлап,...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада эштән башка бернәрсә дә белмәс, төшке аш турында да онытып җибәрергә мөмкин. Моны җитәкчегез тиз күреп алыр, абруегыз артыр. Гаиләдә вак-төяк мәшәкатьләрдән кала, проблемалар көтелми. Ял көннәрендә кунаклар көтегез, алар сезне бик ялыктырыр.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге туачак. Әмма эш турында гына уйлап, сәламәтлегегезгз зыян килүе бар, шуңа да авырып китсәгез, табибларга күренүне озакка сузмагыз. Гаиләдә тынычлык һәм гармония булачак.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр финанс һәм карьера белән бәйле мәҗбүри эшләргә теләмичә генә алыныр. Чөнки сез хәзер күбрәк үзегезнең шәхси проектыгыз турында уйлыйсыз. Яңа танышу, мавыгулар көтелә. Дустыгыз киңәшенә колак салу зыянга булмас. Якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларның начар кәефтә булулары артта калачак. Сез хәзер - эмоциональ күтәрелештә, бар нәрсәгә оптимистик караш булачак. Бу сезгә һөнәри яктан үсәргә ярдәм итәчәк. Хезмәттәшләрегез, эшлекле партнерлар белән уртак тел табу авыр булмастыр.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга тирә-юньдәгеләр артык "төче" телле, ялагай булып тоелыр. Бу юкка гына түгел, чөнки кайбер кешеләр сезнең ярдәм белән үзләренең максатларыга ирешергә тели. Моңа юл куймагыз, итагатьле генә итеп борып җибәрергә өйрәнегез. Гаиләдә тәртип булачак, ди йолдызлар.

КЫЗ (23.08-22.09)лар атна буе ял көннәрендә планлаштырылган чарага әзерләнәчәк, шул турыда гына уйлаячак. Үзенә, гаилә әгъзаларына яңа кием алу мәшәкате белән йөрер. Бу заяга түгел, сез әзерләнгән чара бик яхшы узачак. Башка өлкәдә уңышлар булмас төсле, финанс кыенлык белән очрашу ихтималы бар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада үз алларына бик зур максат куяр. Ул йә машина, яисә кыйммәтле мебель сатып алу булачак. Шул теләк-омтылышны тормышка ашыру өчен кредит алуыгыз да бик мөмкин хәл. Ничек кенә булса да, максатыгызга ирешерсез, дип вәгъдә итә йолдызлар.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарны бу атнада күңелсезлекләр көтә. Гаиләдәге киеренкелек, бер-берегезне аңламау, аерылышу турындагы уйларыгыз һөнәри өлкәгә дә зыян китерүе ихтимал. Әлбәттә, зур проблемаларга кадәр барып җитмәс, әмма кәефегез бер дә булмас. Әмма тынычланыгыз, атна ахырында бар да җайланыр.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар өчен иң беренче чиратта, гадәттәгечә, һөнәри өлкә, карьера булыр. Җаваплы эш кушулары ихтимал. Шуңа бәйле шәхси тормышка игътибарыгыз кимер. Битираф булуыгыз, проблемаларны уртага салып сөйләшмәвегез бер дә сезнең файдага түгел. Сәламәтлегегезне саклагыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә йолдызлар зур табышка ирешү вәгъдә итә. Шуңа да күптән хыялланган әйберләр сатып алырсыз, кәефегез күтәрелер. Моны күреп хөсетле кешеләр чыгарган гайбәтләргә игътибар итмәгез. Иң мөһиме: якыннарыгызның сезне аңлавы, ярдәме кирәк.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар үзләренең эмоциональ халәтен сәер алымнар белән торгызырга теләр. Туганнарыгыз, дусларыгыздан читләшеп, ялгыз гына каласы килү теләге дә зур булыр. Отпуск алып берәр җиргә чыгып китүегез дә ихтимал. Бу сезгә уйларыгызны тәртипкә китерер өчен бик тә яхшы булачак.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, тирә-юньдәге вакыйгаларда мөһим роль уйнырсыз. Сезнең фикергә, киңәшләргә колак салучылар булыр. Әмма гаиләдә сезне бу атнада ишетмәсләр. Шуңа бик нык ачуыгыз чыгар, тавыш-гаугага китергә мөмкин. Кәефегез төшер, башыгыз авыртыр, эшләү теләге дә булмастыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев