Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар "Аулак өй баттл" бәйгесендә катнашып, җиңү яулады

25 нче февраль  көнне Әлмәтнең  Р.Фәхретдин исемендәге гимназиясендә  республикакүләм  проект - «Аулак өй баттл» бәйгесе үтте.


Әлеге бәйгедә Лениногорск  данын язучы Таһир Шәмсуаров, үзәк китапханәнең милли бүлек хезмәткәре Ләйсән Рахманова, 11нче гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина, гимназиянең өстәмә белем бирү педагоглары: Зөмәрә Шәрәпова, Фәридә Әхмәтшина, 4нче балалар бакчасы музыка тәрбиячесе Регина Гыйззәтуллина, 2нче мәктәпнең татар теле укытучысы Энҗе Хәсәнова якладылар. 

Бәйгедә 6 команда катнашты. Безнең Лениногорск командасы Әлмәт белән кара-каршы ярышты һәм әлмәтлеләрне җиңделәр.

Бу кичәдә  командалар үзләре  язган шигырьне ятларга кирәклекне,  милли элементлы кием киеп барырга, такмаклар язарга тиеш булачакны  һәм классик әдәбияттан бирелгән шигырьләрьнең исемен һәм авторын белергә кирәк икәнен белеп бардылар.

Лениногорскилылар әйтүенчә, бәйге  Әлмәт татар гимназиясе укучылары тарафыннан әзерләнгән сәхнә чыгышлары белән  үрелеп барды. Һәр чыгышны бик оста башкарганнар. 
Лениногорскидан язучы Таһир Шәмсуаров  абсолют җиңүче исеменә лаек булды һәм  республика командасы составында алдагы этапта катнашу хокукы алды.

Әлеге проектның авторы – “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова. Аның максаты: татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу гореф - гадәтләргә, йолаларга ихтирам, милли җырлы - биюле уеннар, милли ризыклар аша туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү.

Фәридә Әхмәтшина:
-    Әсәрләрне тану кыенрак булды, әлбәттә. Минем фикеремчә, кайсы язучыларның шигырьләре булачак, кайсы этаптан икәнлеген караштырып килергә икәнлеген алдан хәбәр бирергә кирәк иде. Чөнки кеше шул тикле мәгълүматны  саклый алмый. Бу чара татар телебезне саклап калу өчен мөһим. Рәхәт булды, рәхмәт оештыручыларга, үткәрүчеләргә. Файдалы да, күңелле дә ял булды. Яңа танышлар таптык.

Зөмәрә Шәрәпова:
-    Без сынатмадык. Командабыз көчле иде.Таһир абый, Ләйсән җырладылар. Регина матур биюе белән шаккаттырды.Татар халык җырларын бергәләп җырладык. Бу уенда катнашыр өчен күп укырга,  язучыларны белергә кирәк."Аулак өй баттл" проекты безгә бик ошады. Телефонда утырганчы шигырьләр, китаплар, газетлар укырга кирәк икән диеп уйладым. Бу уенда хәтер ачыла, бөтенләй икенче дөнья.


Таһир Шәмсуаров:
-    Бу уенда телне, татар әдәбиятын белү төп шарт иде. Биремнәр җиңел түгел иде. Әйтик, өлешләргә  бүлгән шигырьне  дөрес җыеп, авторын әйтергә кирәк. Жюрида язучы Фәүзия Солтан, Әлмәт язучылар бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев иде. Әлмәттәге Р. Фәхретдин исемендәге гимназия – чын татар гимназиясе. Шулкадәр миллилек көчле. Анда “здравствуйте” дигән сүзне ишетмисен. Бу бит кунакларга дәшкәндә генә түгел, укучылар үзара да татарча аралашалар.Чаралар татар телендә үтә, фәннәр татарча укытыла икән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев