Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар бәйрәм көннәрендә кайда вакцинация ясата ала?

Лениногорскида аз мобильле һәм өлкәннәр өчен коронавируска каршы вакцинацияне өйләренә барып ясау яңа ел бәйрәмнәрендә дә актуаль булачак.


Ковид буенча хәл бераз тотрыкланса да, саклык чараларын онытмаска кирәк, ди табиблар. 

Табиблар әйткәнчә, тәҗрибә күрсәткәнчә, коронавирустан олы яшьтәге кешеләр – 60тан узганнар ныграк зыян күрә, авыруга тиз бирешә, “кызыл зона”ларда да алар озак дәвалана, шулай ук төрле өзлегүләр дә аларда күбрәк очрый.

Бүгенге көндә, ягъни 28 декабрьгә булган мәгълүматка караганда, 38 мең 100 кеше прививка ясаткан. Эпидемия башланганнан бирле шәһәр һәм районда ковидның 490 очрагы теркәлгән.

Олы яшьтәге, аз мобильле гражданнар өчен вакцинацияне медицина бригадалары өйгә килеп тә  ясый. Моның өчен поликлиниканың прививка кабинетына 5-05-15; медсанчасть поликлиникасы: 9-09-67 телефоны  буенча алдан шалтыратып, заявка калдырырга кирәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиникага килеп тә прививка алырга мөмкин. 1 һәм 9 гыйнвардан кала үзәк район хастаханәсе поликлиникасы һәм медсанчасть поликлиникасы  иртәнге 8.00 сәгатьтән 12.00гә кадәр вакцинация ясый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев