Яңа уку елына әзерлек.
Яңа уку елына әзерлек барган көннәрдә Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалының Лениногорск бүлеге мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты буенча кайнар линия ачылуын хәбәр итә.
14 августтан 2 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор учреждениеләре тарафыннан балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация – «кайнар линия» үткәрә.
Халыктан шалтыратулар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек әйләнәсе кабул ителә.
фото: Татар-информ
Нет комментариев