Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз, мошенниклар

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ышаныч телефонына халык күбрәк мөрәҗәгать итә башлады. Алар әйтүенчә, кешеләрнең фатирларына яки өйләренә үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан яки газ хезмәтеннән дип таныштыручылар килә икән. Аларның өсләрендә кайчак гадәти кием, кайвакыт  форма икән. Әлеге кешеләр йорт яки фатир эчендәге предметларны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тикшереп йөрүләрен әйтәләр, аннан соң газ саркап чыгуга датчик,  янгын турында хәбәр бирә торган җиһаз сатып алырга тәкъдим итәләр.

Шул ук вакытта ялган хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүгә килешү төзибез, дигән булып, яшәүчеләрдән паспорт мәгълүматларын да сорыйлар икән. Бер датчик кую өчен 1 мең 500 сумнан 3 мең сумга кадәр акча сорыйлар. Югыйсә ул автоном янгын хәбәр итүче җиһаз сатуда ирекле һәм бәясе 350-500 сум тора, ә кую өчен ике шөреп бору да җитә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгының Баш идарәсе кисәтә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы хезмәте вәкилләре тикшерү яки профилактик чаралар вакытында һәрвакыт тиешле документларны  күрсәтергә тиешле һәм  махсус формада булалар. Алар янгынга каршы җиһазлар сату белән дә шөгыльләнми.

Әгәр  без МЧСтан яки газ хезмәтеннән дип, датчиклар сатып йөрүче шикле кешеләргә тап буласыз икән, кичекмәстән 102 телефонына шалтыратырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев