Лениногорскилылар «Татарстан энҗесе” республика конкурсында катнашты (ФОТОЛАР)
14 декабрьдә Казанда “Әкият” концертлар залында физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында "Татарстан энҗесе -2018" матурлык бәйгесенең финал өлеше узды.
Быел Татарстанның 7 районыннан 10 хатын-кыз катнашты. Алар үз талантларын, көчле рухлы булуларын күрсәтте. Катнашучылар арасында Лениногорскидан вәкилләр – Виктория Юнысова белән Анна Вахрамеева бар иде.
Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче "Татарстан энҗесе" оешмасы башлап җибәргән бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелде. Чара “Мәрхәмәт-Милосердие” Дәүләт Советының хатын-кызлар – депутатлар берләшмәсе ярдәмендә уздырыла.
Безнең район катнашучылары конкурска әзерләүдә булышканнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтле. Виктория Юнысова «Ю» телеканалыннан "Фотогеничная Жемчужина Татарстан 2018 " премиясе һәм "Целеустремленная Жемчужина Татарстана 2018” номинация алды.
Вахрамеева Анна «Грациозная Жемчужина Татарстана 2018» номинациясенә лаек дип табылды.
Лениногорск Мәдәният идарәсе
Елена Гредюшко фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев