Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, яңа эш атнасына йолдызлар ниләр фаразлый

28 май — 3 июнь

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада гаилә мәшәкатенә чумып, аның бар тәмен татырга өлгерер. Аеруча әти-әни, әби-бабай белән бергә яшәүчеләр гармониядә булыр, якыннарының җылысын тояр. Ерактан туганыгыз кунакка килеп чыгу ихтимал. Йорт һәм дача яки башка җир участогын төзекләндерү мөмкинлеге туар. Машинагызга ремонт кирәкмәгәе.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар элеккеге, күптәнге дусларын, танышларын табар һәм ешрак күрешү-аралашу мөмкинлеге туар. Кызыклы очрашулар кинәт кенә мавыктыргыч романга әйләнергә мөмкин. Тик бу кыска вакытлы мавыгу гына. Атна ахырына акча янчыгы бушап, кәефегез төшәр. Өстәвенә көнкүреш техникасы да ремонт сорый. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең тормышы матур мизгелләргә бай булыр. Бу атнада ясалган шопинг һәм прическа сезне бик озак сөендереп торыр. Үз-үзегезне камилләштерү, үстерү, нинди дә булса бер өлкәдә ачу теләге туар. Тик юлыгызда күңелсез киртәләр очрар, бирешмәгез. Стрессны алкогольле эчемлекләр белән җиңә алмассыз.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар ниһаять, сәламәтлекләрен ныгытыр, яшәү көчен арттырыр, позитив энергия туплар. Тынычлык белән бергә гармония дә урнашыр. Әмма савыктым дип, тренажерны, фитнесны һәм бассейнны ташлау бер дә дөрес булмас. Әлеге атна киенү зәвыген, прическа һәм макияжны үзгәртү өчен бик уңышлы булыр. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар меланхолик кәефтә. Эленке-салынкы йөрүегез һәрхәлдә шулай ди. Үзегезне кулга алып, кеше рәтенә керергә вакыт. Эчке комплекслардан котылу өчен бары тырышлык һәм теләк кенә кирәк. Моның өчен Кытай медицинасына мөрәҗәгать итә аласыз. Аеруча йога, цигун, медитация файдалы булачак. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларга шәхси тормыш һәм карьера турында төптән уйларга һәм нидер үзгәртергә кирәк булачак. Кияүдә икән мөнәсәбәтләрне үзгәртергә һзм гаилә буларак яши башларга кирәк. Югыйсә аерылу куркынычы туарга мөмкин. Эштә сак булыгыз, алдануыгыз ихтимал. Конфликтларны тыныч хәл итәргә тырышыгыз. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең атнасы продуктив һәм нәтиҗәле булыр дип фаразлый йолдызлар. Алдыгызга куйган максат ныклы икән барлык киртәләрне дә җиңеп чыгарсыз. Якыннарыгыз һәр эштә дә таяныч булыр. Ашау рационына игътибарлы булыгыз. Уку, белем күтәрү белән мәшгуль һәм сәяхәттә булучыларга эшләрен тәмамларга вакыттыр.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның ерак җирләргә сәяхәт кыласы килер. Чит илгә бару, аның культурасын өйрәнү, кыска вакытлы романтик очрашулар – бар да сезнең өчен. Акчагыз булса курыкмыйча юлга чыга аласыз. Сезнең алда барлык юллар да ачык. Чит телләрне үзләштерергә генә онытмагыз. Көнкүреш техника белән сак эш итегез. 


УКЧЫ (23.11-21.12)лар экстремаль спорт төрләре белән кызыксына башлаган бугай. Әле тау бите буйлап дөнья колачлыйсыз, әле тау мәгарәләрен киңлисез, әле диңгез төбен айкыйсыз. Адреналин эзләгәндә саграк булыгыз. Саклык беренче урында торуын онытмагыз. Якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз, югыйсә арагыз суынып китәргә мөмкин. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр гаилә корыга теләр. Ә гаиләлеләрне мәхәббәт һәм гармония көтә. Күңел ачулар, романтик очрашулар сезне тагын да якынайта төшәр. Бәби алып кайтырга теләүчеләр өчен яхшы вакыт. Атна ахырында кунаклар кабул итәрсез. Эштә бар да яхшы, борчылыр урын юк. Финанс хәле тиздән яхшырыр.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга бу атнада шәхси тормышны тәртипкә китерергә киңәш ителә. Бәлки күптән уйлап йөргән идеяләрне тормышка ашырырсыз. Вакытны юкка сарыф итмәс өчен көнегезне планлаштыру отышлы булыр. Сәламәтләндерү курсы үтү һәм профилактик чаралар кабул итү, диета тоту көтелгән нәтиҗәне бирер.  


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга өйдән чыгып, күңел ачырга, беразга булса да гаилә мәшәкатеннән онытылып торырга кирәк. Концерт, клуб, кинотеатр яисә рәсем күргәзмәләренә барганыгыз бармы? Булмаса, тәвәкәлләгез. Бер көн өйдә булмаганнан берни үзгәрми. Сезгә дә ял кирәк. Һичьюгы балалар белән цирк яисә зоопаркка барыгыз.


Магнитлы көннәр көтелми

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев